Чаллыда тагын бер пляж ачылды

2024 елның 16 июле, сишәмбе

ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының эш төркеме Чаллы шәһәрендә «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында төзелгән «Urman» пляжын кабул итте. Субсидия акчаларына бу территорияне төзекләндерү өчен бассейннар, коткару манаралары, агач сукмаклар, ятаклар һәм шезлонглар, модульле кафе һәм башкалар сатып алынган.

Пляж территориясе дөрес оештырылган һәм берничә зонага бүленгән:

- ятаклы комлы пляж зонасы, аннан елгага матур күренеш ачыла,

- шезлонглар белән бассейннар янында ял итү зонасы. Кунаклар карамагында – җылытыла торган өч бассейн: икесе өлкәннәр өчен һәм берсе балалар өчен,
- салкынча эчемлекләр сатып алырга мөмкин булган бар,
- кухня – монда ял итүчеләр тәмле һәм туклыклы ризыклар белән тамак ялгый ала,
- балалар мәйданчыгы,
- өстәл теннисы белән спорт зонасы.

Шулай ук пляжда бәдрәфләр, душлар һәм медпункт җиһазландырылган.

Пляж көн саен 10:00 дән 23:00 гә кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International