Минскта узучы Россия-Белоруссия туристлык конгрессына чакырабыз

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

2024 елның 17-18 апрелендә Минскта икенче Россия-Белоруссия туристлык конгрессы узачак.

Конгрессның төп максаты Россия һәм Беларусь туристлык икътисадларының интеграцияләнүен хуплау һәм тизләтү, шулай ук туристлык өлкәсендә Россия-Белоруссия мөнәсәбәтләрен үстерүдә норматив-хокукый, административ һәм башка каршылыкларны бетерү.

Конгресс кысаларында һөнәри секцияләр, тренинглар, шулай ук B2B форматында Россия һәм Белоруссия компанияләре вәкилләре өчен контакт биржалары эше планлаштырылган.

Конгресс «Ял 2024» Халыкара язгы туристлык ярминкәсе белән берләштерелде, анда Беларусь Республикасы турпродукты белән җентекләп танышырга мөмкин булачак.

Россия-Белоруссия туристлык конгрессы турында өстәмә мәгълүмат һәм конференцияләр программасы түбәндәге сылтама буенча бирелгән: https://congress.rsti.by.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International