Туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә белем бирүнең 7 нче агымын ачу

2024 елның 29 марты, җомга

Бүген Туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә беренче модуль буенча укытуга 2024 елда тыңлаучыларның йомгаклау төркеме кереште.

«Туристлык территорияләрен үстерү идарәсе: проект алымы» программасы буенча һөнәри әзерлек курсын узу өчен Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Казанга Ставрополь крае, Воронеж өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы командалары килде.

Ел дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән җиде төркем заманча цифрлы технологияләр кулланып, читтән торып алты белем бирү модуле үтәчәк.

Сәламләү сүзе һәм тыңлаучыларга уңышлы укуларын теләп, ТР  Туристлык буенча  дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов мөрәҗәгать итте.

Исегезгә төшерәбез, Туристлык тармагының кадрлар потенциалы үзәге Казанда 2023 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында оештырылды. Узган ел Россия Федерациясенең өч төбәге: Самара өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы вәкилләре укуларын уңышлы тәмамладылар. Тыңлаучылар туристлык өлкәсендә эшләү хокукы белән яңадан һөнәри әзерлек турында дипломнар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International