ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

26 мартта ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта «Казан дәүләт мәдәният институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең туристлык кафедрасы доценты Марсель Хисмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Кузьма Морозов катнашты.

Утырыш барышында 2023 елда коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан тәкъдим ителгән хисапларны анализлау йомгаклары буенча Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе тарафыннан әзерләнгән күзәтү белән таныштылар.

Шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының 2015-2025 елларга коррупциягә каршы программасы чараларының үтәлеше турында хисап тыңладылар, дәүләт комитетының норматив хокукый актларына һәм аларның проектларына коррупциягә каршы һәм бәйсез коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2024 елның I кварталында ММЧда урнаштырылган һәм дәүләт комитетына кергән гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә булган вазифаи затлар эшчәнлегендәге коррупция күренешләре турындагы мәгълүматны мониторинглау нәтиҗәләрен карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International