9 апрельдә Мәскәүдә WHERETOEAT Russia2024 премиясен тапшыру тантанасы узачак, аның барышында Россиянең иң яхшы 100 рестораны рейтингы игълан ителәчәк. Рейтингның иң югары урыннарын алган ун учреждение югары бүләкләр алачак.
Бөтенроссия дәгъвачылар исемлегенә илнең 74 шәһәреннән һәм башка торак пунктларыннан 639 гастрономия учреждениесе кергән. Татарстан Республикасын 43 ресторан тәкъдим итә, шуларның 41е Казанда урнашкан.
Мәгълүматны һәм тавыш бирү этапларын сайтта күзәтеп була: www.wheretoeat.ru.
Исегезгә төшерәбез, WHERETOEAT Russian Бөтенроссия ресторан премиясенең лонглисты Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче һәм эшләүче 500 кешедән торган экспертлар коллегиясе тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелә. Коллегиягә ресторан хуҗалары һәм идарәчеләре, кунакханәчеләр, шеф-поварлар, сомелье, шәрабчылар, барменнар, эшлекле даирә вәкилләре, журналистлар, блогерлар керә.