Татарстан Республикасының туристлык тармагы вәкилләре игътибарына!

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

2024 елның 8-28 апрелендә Profi.Travel. медиахолдинг порталында узачак «Безнекеләрне бел: 2024 елның җәе»  Россия туропродуктының онлайн-күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз.

Онлайн-күргәзмә Россия Икътисади үсеш министрлыгы, Россия туриндустрия берлеге ярдәме белән үткәрелә һәм Россия төбәкләренең туристлык компанияләренең киләсе җәйге сезондагы эчке продукт ассортиментының нигезен тәшкил итәчәк конкрет маршрутларны, урнаштыру һәм күрсәтү объектларын тәкъдим итәргә тиеш.

Күргәзмә читтән торып, виртуаль форматта уза. Катнашучылар: Россия төбәкләренең туристлык министрлыклары һәм туристлык-мәгълүмат үзәкләре, туроператорлар, кунакханәләр, авиакомпанияләр, круиз компанияләре һәм туриндустриянең башка вәкилләре.

Сез экспонент буларак чыгыш ясарга һәм потенциаль партнерларыгызны виртуаль стендка һәм онлайн презентациягә чакырырга мөмкинсез. Яки күргәзмәгә виртуаль кунак буларак килергә, Россия туристлык продуктының яңа тәкъдимен өйрәнергә һәм үзегезгә яңа нәрсә ачарга.

Онлайн-күргәзмә аудиториясе: Россия, Белоруссия, Казахстан һәм башка рус телле киңлек илләреннән 2500дән артык турбизнес профессионалы.

Күргәзмәдә катнашу мәсьәләләре буенча  Profi.Travel медиахолдингның җаваплы кешесе: Волкова Вера, тел.: 8 (931) 009-69-94.

 

 

Белешмә:

Profi.Travel – бу иң заманча реклама технологияләрен кулланып, туристлык базарының В2В сегментында туристлык продуктларын һәм дестинацияләрне digital-пропагандалауга махсуслашкан мәгълүмат порталы. Портал һәм  Profi.Travel таратуларын Россия һәм БДБ илләреннән 100 меңнән артык турагент укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International