Иске Татар бистәсе туркодны булдыру проекты ярдәмендә үзгәрә

2024 елның 15 марты, җомга

Башкалабызның тарихи энҗесе-Иске Татар бистәсе-яңа элементлар белән бизәлгән. Казанның бу районында 11 мәдәни мирас объектында архитектура яктыртуы, ә К.Насыйри җәяүлеләр урамында стильләштерелгән бәдрәф модуле, урам урналары, эскәмияләр, урындыклар һәм өстәлләр барлыкка килде. Архитектура объектларының бронзадан коелган 46 турнавигация элементы һәм начар күрүче туристлар өчен Иске Татар бистәсенең күләмле карта-макеты урнаштырылды. Шулай ук концертлар, фестивальләр һәм бәйрәмнәр өчен җыелма сәхнә булдырылды.

Эшләр Россия Президенты В.В. Путин инициативасы белән оештырылган «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты акчасына шәһәр үзәгенең туристлык кодын проектлау буенча төбәк программаларына дәүләт ярдәме кысаларында башкарылган.

Туркодның иң матур элементы-Татарстан урамындагы 7 нче йорт фасадында урнаштырылган яңа арт-объект, ул Иске Татар бистәсенә керү капкасы булып тора. Арт-объект ике өлештән торган монументаль-декоратив әсәр: хаситә татар хатын – кыз бизәнү әйбере һәм Иске Татар бистәсендә яшәүчеләрнең милли киемнәрдә кунакларны кулларын җәеп каршы алулары сурәтләнгән сәнгать композициясе.

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Казан шәһәренең туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова карады. Илкүләм проектның бу чарасының максаты-тарихи төзелеш кварталлары булган шәһәрләргә өстәмә туристлар агымын җәлеп итү һәм килү өчен уңайлы шартлар тудыру хисабына туристларның тору вакытын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International