«Россия» күргәзмә-форумында язгы экспозицияне карарга чакырабыз!

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

ВДНХда Россия күргәзмәсендә экспозицияләрнең язгы алмашынуы була. Экраннарда контент үзгәрә: кышкы планнар китә, язгы планнар өстәлә, лайтбокслар чәчәк атучы Россияне сурәтли.

«Россияне той» туристлык павильонындагы экспозиция һәр төбәкне кояш һәм җылылык белән тутырып, Россиянең төрле макротерриторияләренә язның ничек килүен күрсәтә.

«Россия» халыкара күргәзмә-форумы Мәскәүдә  РФ Президенты В.В. Путин кушуы буенча,  2023 елның 4 ноябрендә  Халыклар бердәмлеге көнендә ачылды.  Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, СССР  заманнарыннан  бирле  мондый зур вакыйга булмаган.  Күргәзмәдә Россиянең   субъектлары,  эре шәхси һәм дәүләт компанияләре, шулай ук башкарма хакимият органнары күрсәтелгән. Башта ул 12 апрельдә тәмамланыр дип көтелде, әмма Президент карары белән күргәзмә 8 июльгә кадәр озайтылды.

Ачылган көннән күргәзмә экспозицияләрендә  6 млн-нан артык кеше булган, кунакларның 90% тан артыгы  яңалык белдек дип сөйләде.  Бу чорда 50 меңнән артык мәктәп экскурсияләре уздырылган.

«Россия» күргәзмә-форумында язгы экспозицияне карарга чакырабыз! Килүчеләрне һәркайсы билгеле бер темага багышланган квестлар, семинарлар һәм  экскурсияләр көтә. Күргәзмә буенча түләүсез  экскурсияләргә  күрсәтелгән сылтама буенча язылып була: https://russia.ru/events/excursions.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International