Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы экскурсоводлар һәм гид-тәрҗемәчеләрнең эш профиленә туры килә торган өлкәдә белем һәм күнекмәләрне тикшерү буенча аттестация комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
17 экскурсовод аттестация сынауларын уңышлы узды.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган 2023 елның 13 июнендәге 252-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, экскурсоводлар (гидлар), гид-тәрҗемәчеләр 2024 елның 1 июленә кадәр аттестация узмыйча эшчәнлекләрен дәвам итәргә хокуклы.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 248 экскурсовод аттестацияләнгән. Аттестацияләнгән экскурсоводлар турында мәгълүмат экскурсоводларның (гидларның) һәм гид-тәрҗемәчеләрнең бердәм федераль реестрына кертелә (https://knd.gov.ru/licenses-registry).
Аттестация узу тәртибе турында мәгълүмат ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган https://tourism.tatarstan.ru/attestatsiya-ekskursovodov-gidov-i-gidov-6532729.htm.
Аттестация үтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать өчен телефоннар: (843) 222-90-55, (843) 222-90-39.