«Бөек Идел юлы» проекты Марий Эл Республикасында тәкъдир ителде

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина Марий Эл Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Ул «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын тәкъдир итү белән чыгыш ясады, әлеге проектны үстерү планнары турында сөйләде, шулай ук мари хезмәттәшләренә милли туристлык маршрутын гамәлгә ашыру кысаларында уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан, Марий Эл һәм Чувашия буенча узучы «Бөек Идел юлы» төбәкара маршруты 2023 елда  милли туристлык маршруты булды. «Милли» статусы эчке һәм керү туризмын үстерү өчен аерым әһәмияткә ия туристлык маршрутларына бирелә.

Хезмәттәшлек өчен потенциаль юнәлешләрне шулай ук үз чыгышларында Татарстан Республикасы туристлык бергәлегенең чакырылган вәкилләре билгеләде: Евгений Терентьев, «Татарстан шифаханәләре» шифаханә-курорт учреждениеләре республика ассоциациясе идарәсе рәисе, һәм Роман Лизалин, «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International