2024 елның 28 февралендә 10:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Татарстан Республикасының экспортка юнәлдерелгән компанияләренә ярдәм итү экосистемасы» темасына вебинар үткәрә.
Вебинарда экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, мәсәлән, Татарстан Республикасында чит ил туристларын кабул итү белән шөгыльләнүче туроператорларга ярдәм итүнең төрле чаралары яктыртылачак:
-халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру,
-чит ил партнерын эзләү,
-экспорт контрактына ярдәм итү,
-халыкара маркетплейсларда урнаштыру һ. б.
Сылтама аша тоташу: https://us05web.zoom.us/j/82319460914?pw d=u7N5l3XFx6OIuqH7O8MigTbkmHEBj4.1
Конференция идентификаторы: 823 1946 0914
Керү коды: 3kdkJR
Теркәү һәм катнашу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенең әйдәп баручы белгече Хәкимов Романга (843) 222-90-60 (өстәмә 313) номеры буенча мөрәҗәгать итәргә.