Киләчәк уеннарында «Казан Экспо» кунаклары өчен фиджитал форматында күңел ачу һәм танып белү экспозицияләре әзерләнгән

2024 елның 23 феврале, җомга

22 февральдә интерактив күргәзмә һәм белем бирү-күңел ачу үзәге форматындагы заманча экспозиция киңлеге -  Киләчәк уеннары шәһәре үз эшен башлады.

Киләчәк уеннары шәһәре 3 мартка кадәр эшләячәк. Беренче халыкара мультиспорт турниры кунаклары фиджитал-дөньяга чума, үзләрен фиджитал-спортчылар ролендә сынап карый, спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары белән очраша һәм аралаша алачак.

Киләчәк уеннары шәһәренә килүчеләр өчен мәдәни-агарту һәм күңел ачу программалары, яңа фиджитал-дисциплиналар, фотозоналар, лекторийлар күрсәтү әзерләнгән. Мәйданчыкта турнир партнерларының һәм әйдәп баручы ватан компанияләренең 15 стенды тәкъдим ителгән.

Киләчәк уеннары шәһәре кунаклары матч трансляцияләрен карый, приставка уйный һәм лаундж-зонада ял итә алачак. Кунакларга үз көчен үлчәргә һәм нинди уен персонажына туры килүен белергә, нейросетьләрне сынап карарга һәм картинаның герое булырга мөмкинлек биреләчәк. Шәһәрнең технологик павильоннарында кунакларны футбол симуляторы, Киләчәк уеннарының  биш геройе белән интерактив панельләр һәм башка күп нәрсәләр көтә.

Киләчәк уеннары шәһәренә килүчеләр сигез демодисциплинада үз көчләрен сынап карый алачак, аларда цифрлы өлеш физик өлеш белән берләшәчәк: инклюзив киберспорт, флорбол, регби, гольф, сквош, фехтование һәм бокс. Иң популяр төрләр Киләчәк уеннарының төп ярыш программасына эләгү мөмкинлеге алачак.

Киләчәк уеннары шәһәренә керү бик җиңел!

Ул көн саен 9:00дән 20:00гә кадәр эшли.

Шәһәргә керү өчен билет яки аккредитация кирәк түгел.

(3 марттан тыш, Ябылу тантанасы көнендә керү аккредитация бейджлары һәм чакыру бейджлары буенча гына.)

Казаннан килүнең 5 ысулы бар:

1. «Җиңү Проспекты» метро станциясеннән бушлай шаттл. Расписаниесе һәм төгәл утырту урыны-сылтама буенча: https://t.me/myfuturesport/3931

2. Казан-1 вокзалыннан Аэропорт станциясенә кадәр электричкалар (билет яки аккредитация хуҗалары өчен бушлай). Киләчәк уеннары вакытында өстәмә рейслар эшли башлады.

- Казаннан аэропорт станциясенә кадәр электричкалар расписаниесе https://rasp.yandex.ru/all-transport/kazan-passazhirskaya--kazan-airport-station/today

- Аэропорт станциясеннән Казанга кадәр электричкалар расписаниесе https://rasp.yandex.ru/all-transport/kazan-airport-station--kazan-passazhirskaya/today

3. Автобус №197

4. Такси. Төшерү  зонасы «Казан Экспо»ның 5 нче парковкасы янындагы тикшерү-үткәрү пункты янында урнашкан

5. Шәхси транспорт, «Казан Экспо» янында туктарга мөмкин

Белешмә

Киләчәк уеннары - фиджитал концепциясендәге халыкара мультиспорт турниры, физик һәм цифрлы үлчәмдәге ярышларны берләштерүче яңа форматтагы спорт шоуы. Технология партнеры- VK Play. Беренче Киләчәк уеннарында 107 илдән 270 команда һәм 2000нән артык спортчы 21 инновацион дисциплинада катнашачак. Ярышлар биш категориягә бүленә: спорт, тактика, стратегия, технологияләр, тизлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International