Очрашу ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашында узды. Казахстан Республикасы делегациясе Татарстанга Киләчәк уеннарын ачу тантанасында катнашу өчен килде.
Очрашу барышында яклар туристлык инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итүнең гамәлдәге нәтиҗәле чаралары, чит ил туристларын җәлеп итү һәм Казахстанда һәм Россиядә халыкның эчке сәфәрләрен стимуллаштыру, шулай ук эре спорт чараларын үткәрү, спортта уңышлы практикаларны гамәлгә ашыру, аерым алганда, «Минем спорт» цифрлы автоматлаштырылган системасын кертү һәм эксплуатацияләү тәҗрибәсе турында мәгълүмат алмаштылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан белән Казахстанны туры авиарейслар бәйли. Казан белән Алмата арасында рейслар һәр якшәмбе, Казан белән Астана арасында һәр җомга башкарыла.