Бүген Иран Ислам Республикасының Исфахан шәһәрендә «Исфахан – Татарстан» эшлекле форумы узды. Форумда Исфахан провинциясе губернаторы Реза Мортазави һәм Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ике төбәкнең социаль-икътисадый һәм сәнәгать үсеше, шулай ук аларның инвестиция потенциалы турында докладлар тыңланды.
Иранның туристлар өчен иң борынгы һәм кызыклы провинцияләре вәкилләренә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстанның туристлык потенциалын ачты һәм ешрак бер-берсенә кунакка барырга чакырды.
Исфахан-Иранның Заянде елгасы ярында, Тәһраннан көньякка таба 340 км ераклыкта урнашкан, зурлыгы буенча Иранның өченче шәһәре. Биредә XI-XIX гасырларның күп санлы ислам архитектурасы һәйкәлләре урнашкан. Имам мәйданы һәм җомга мәчете - Бөтендөнья мирасы һәйкәлләре аеруча данлыклы.
Иран, үз чиратында, Татарстан өчен дә халыкара туристларны җәлеп итү өчен перспективалы базар булып тора. Бездә уникаль мәдәни мөселман мирасы бар, шул ук вакытта заманча күңел ачулар белән яхшы үсеш алган инфраструктура. Россиягә бару өчен Иран гражданнары электрон визаны 4 көн эчендә җиңел генә рәсмиләштерә ала.