Проект кысаларында катнашучылар һөнәри осталыкта ярышачаклар, үз белемнәренең актуальлеген һәм аларның хәзерге заманга туры килүен тикшерәчәкләр, яңа төбәк авторлык маршрутларын эшләячәкләр һәм тармак һөнәри берләшмәсен төзиячәкләр, аны булдыру идеясе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланды.
Катнашу өчен электрон теркәлү узарга һәм катнашучының анкетасын сайтта 2024 елның 18 февраленә кадәр тутырырга кирәк.
Катнашу регламенты белән танышырга һәм сылтама буенча теркәлергә мөмкин:https://ekskursovody.rsv.ru/.
Иң яхшы экскурсоводларның исемнәре 12 апрельдә Мәскәүдә ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумында проектның финал хисап этабында игълан ителәчәк.