Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 20 апрелендәге 93-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2024 елның 1 июленнән экскурсоводлар (гидлар), гид-тәрҗемәчеләр дәүләт аттестациясен узган очракта гына экскурсия хезмәтләре күрсәтү турындагы таләп үз көченә керә.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 231 экскурсовод аттестацияләнгән. Аттестацияләнгән экскурсоводлар турында мәгълүмат экскурсоводларның (гидларның) һәм гид-тәрҗемәчеләрнең бердәм федераль реестрына кертелгән (https: //knd.gov.ru/licenses-registry).
Аттестация үткәрү графигы һәм үтү тәртибе турында мәгълүмат ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/attestatsiya-ekskursovodov-gidov-i-gidov-6532729.htm.
Аттестация үтү мәсьәләләре буенча күрсәтелгән телефоннан мөрәҗәгать итәргә: (843) 222-90-55, (843) 222-90-39.