Татарстан Республикасы Тәһран шәһәрендә Tehran International tourism Expo 17 нче халыкара сәяхәт, туристлык һәм кунакханә хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Visit Tatarstan индивидуаль тематик стенды белән тәкъдим ителә. Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җитәкчелегендәге делегация Россия юнәлешендә эшләүче Иран туроператорлары белән профильле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрә.

Tehran International Tourism Expo (TITE) халыкара кунакханә хуҗалыгы, сәяхәт һәм туристлык күргәзмәсе Тәһранда ел саен үткәрелә һәм Иран Ислам Республикасы Хөкүмәте тарафыннан хуплана. Ул илдә туристлык индустриясен үстерүгә юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе булып санала, анда 20дән артык илдән 500гә якын экспонент катнаша.

Чара 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәдә шулай ук Россия Федерациясеннән, аерым алганда Санкт-Петербургтан һәм Карелия Республикасыннан башка делегатлар да катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International