Татарстанда «Казан марина» инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында ниятләр турында килешүләр имзаланды

2024 елның 10 феврале, шимбә

Бүген Казанда «Казан марина» инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кураторы Дмитрий Чернышенко, Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов, «Туризм.РФ корпорациясе» АҖ генераль директоры Сергей Суханов катнашты.

Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендәге Ведомствоара эшче төркемнең эш нәтиҗәләре турында сөйләде, шуннан соң «Туризм.РФ корпорациясе» АҖ һәм инвесторлар арасында килешүләр имзалау тантанасына күчтеләр.

«Туризм.РФ корпорациясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Лаеш «Яхт-клубы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте арасында «Казан марина» проекты лотларын гамәлгә ашыру кысаларында ниятләр турында беренче килешүгә «Туризм.РФ корпорациясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Суханов һәм инвестор Владимир Любомиров  имза  куйдылар. Килешү гомуми инвестицияләр күләме 3,5 миллиард сумнан артык булган ике лотны гамәлгә ашыруга кагылышлы. Проектлар 3* категорияле 120 номерлы гаилә кунакханәләре, шулай ук яхта-клуб һәм марина булдыруны күздә тота.

«Туризм.РФ корпорациясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Камская Ривьера идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте арасында ниятләр турында икенче килешүне Сергей Суханов һәм инвестор Виталий Грознов  имзалады. Килешү гомуми инвестицияләр күләме 3 миллиард сумнан артык булган лотны  гамәлгә ашыруга кагылышлы.  Проект үз эченә гаилә кунакханәләре, 3* категорияле 210 номерлы кунакханә комплексы, кунакчыллык үзәге, балалар ял итү үзәге, яр буйлары, ресторан һәм үзәк мәйдан төзүне ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International