Татарстанда туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәге ачылды

2024 елның 10 феврале, шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәген ачуда катнаштылар.

Үзәк Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

«Әлеге үзәкнең бурычы-Россия Федерациясе төбәкләреннән югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләү. Бер командада төбәкләрнең туристлык министрлары, министр урынбасарлары, муниципаль җитәкчеләр, шулай ук туристлык бизнесы вәкилләре белем ала. Алты модуль буенча уку процессында алар туристлык территориясе проектын эшләргә, аның концепциясен сурәтләргә, финанс модельләрен, проектны гамәлгә ашыруның социаль-икътисади нәтиҗәсен югары дәрәҗәдә исәпләргә тиеш, ягъни проектны институциональ инвесторлар белән эшләү өчен җыярга тиеш»,- дип ассызыклады Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәге 2023 елның августында эшли башлады һәм Идел буе университетының уку-лаборатория корпусында урнашкан. Бүген, 2024 елның 10 февралендә, мәгариф үзәге 1000 кв.метрдан артык мәйданлы ике бинада урнашкан.

Уку аудиторияләре онлайн һәм офлайн дәресләр оештырырга мөмкинлек бирүче заманча мультимедия системалары белән җиһазландырылган. Заманча технологияләр кулланып видеостудия җиһазландырылган.

Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлеше туристлык өлкәсендә белгечләргә өстәмә һөнәри белем бирү. 480 сәгатьлек «Туристлык территорияләрен үстерү белән идарә итү: проектлы якын килү» һөнәри яңадан әзерләү программасы эшләнгән.

Программада катнашу өчен Россия төбәкләре командалары җәлеп ителә, аларның составына субъектларның дәүләт һәм муниципаль хакимият вәкилләре, туроператорлык компанияләре җитәкчеләре, конкрет туристлык территориясендә урнашкан урнаштыру чаралары җитәкчеләре; конкрет туристлык территорияләрен үстерүдә катнашырга планлаштыручы инвесторлар вәкилләре керә.

2023 елда Россия Федерациясенең өч төбәге (Самара өлкәсе, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы) вәкилләре белем алды.

2024 елда Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән тыңлаучылар укыту узачак.

Укытуда катнашучы командалар туристлык һәм кунакчыллык өлкәсе вәкилләре арасында үз сайлап алуларын үткәргән төбәкләрдән гаризалар нигезендә төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International