Дөнья спорты тарихында беренче тапкыр Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры узачак

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» узачак.

«Киләчәк уеннары» – заманча җәмгыятьнең актуаль ихтыяҗларына җавап бирүче принципиаль яңа халыкара мультиспорт турниры.

Уеннарның дисциплиналары булып фиджитал (phygital = physical + digital) концепциясенә туры килгән тамаша инновацион спорт төрләре тора, анда катнашучыларга виртуаль һәм реаль спорт мәйданчыгында үз профессиональлекләрен исбатларга кирәк.

21 дисциплина буенча ярышларда 100 дән артык илдән 2000 кеше катнашачак.

«Без мондый ярышларның нәкъ менә Россиядә тууы, актив рәвештә популярлык яулаган мавыктыргыч, функциональ цифрлы спортның илебездә яңа мөмкинлекләр, масштаб һәм перспектива алуы белән горурланабыз», -  дип ассызыклады  РФ Президенты Владимир Путин.

Сылтама буенча уеннар расписаниесе белән танышырга һәм билетларны сатып алырга мөмкин: https://tickets.gofuture.games.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International