3 февральдә Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмә-форумында Туристлык көне узачак. Экспертлар туристлык тармагы үсеше, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты, төбәкләрдә яңа проектлар турында сөйләячәкләр һәм киләчәккә планнары белән уртаклашачаклар.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы D павильонында «Россияне той» программасын ачачак, сәламләү сүзләре белән Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников чыгыш ясаячак.
Пленар сессиядә экспертлар соңгы елларда тармак үсешенә йомгак ясаячак, ә эксперт панельләрендә башка илләрдән туристларны җәлеп итү һәм туристлык юнәлешләрен үстерү турында сөйләячәкләр.
Татарстан Республикасы стендында 75 нче павильонда ТРның Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов кунакларга Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдим итәчәк.
Күргәзмә кунакларына Казанга һәм Татарстанга бару турында сөйләячәкләр, сувенирлар бүләк итәчәкләр, һәр ике сәгать саен безнең төбәк турында фактларны белү буенча викторина үткәреләчәк. Татарстан Республикасы турында белемнәре тулырак булган иң актив кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук «Турист картасы» кушымтасы белән республика буйлап сәяхәт итүнең уңайлы һәм отышлы булуы турында да сөйләячәкләр.