ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев җитәкчелегендәге эшче төркемнең утырышы узды

2024 елның 27 гыйнвары, шимбә

ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев җитәкчелегендәге эшче төркемнең РФ Дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы мәсьәләләре буенча быел беренче утырышы узды.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Кудряшев һәм «Казан шәһәре туристлыкны үстерү комитеты» МКУ директоры Дарья Санникова катнашты.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 2023 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы һәм 2024 елга планнар турында хәбәр итте, шул исәптән Татарстан Республикасының Лаеш районында «Казан марина» яңа туристлык территориясен булдыру проектын гамәлгә ашыру барышы турында да сөйләде.

Моннан тыш, эшче төркем әгъзалары 2024 елга Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшче төркем чаралары планын карадылар һәм расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International