Бүген Татарстан Республикасы туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә тыңлаучыларның икенче агымын укытуга старт бирелде

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык университеты базасында «Туристлык территорияләрен үстерү белән идарә итү: проектлы якын килү» программасы буенча һөнәри яңадан әзерлек курсларын узу өчен Казанга Калуга, Курск өлкәләреннән һәм Дагестан Республикасыннан командалар килде.

Кадрлар потенциалы үзәге Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында оештырылды. 2023 елда Россия Федерациясенең өч төбәге (Самара өлкәсе, Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы) вәкилләре белем алды.

Видеоконференцэлемтә режимында катнашучыларга сәламләү сүзе белән РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков мөрәҗәгать итте: «Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин безнең алда эчке һәм читтән керү туризмын үстерү бурычын куйды. Аны хәл итү өчен, әлбәттә, региональ командаларның, тармак җитәкчеләренең көче кирәк, шуңа күрә бизнесның номер фондын арттырырга, яңа тарту нокталарын булдырырга, яңа туристлык агымнарын җәлеп итәргә һәм барысын да югары сыйфатлы һәм югары нәтиҗәлелек балансында эшләргә мөмкинлек бирүче сыйфатлы туристлык проектларын булдыру һәм гамәлгә ашыру өчен кирәкле компетенцияләре җитәрлек булсын өчен тырышырга кирәк. Бу программа кысаларында катнашучылар бер-берсе белән якыннан таныша, тәҗрибә уртаклаша, яңа тәкъдимнәр һәм проектлар формалаштыру, базар урынын дөрес билгеләү һәм туристлыкка кунакларны җәлеп итү күзлегеннән генә түгел, ә бизнес һәм территорияләрне үстерүнең финанс-икътисадйы модельләре күзлегеннән дә карарга өйрәнәчәк».

Тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Идел буе дәүләт физик культура спорт һәм туристлык университеты ректоры Рафис Борһанов, Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, элек озак вакыт Казан шәһәре мэры вазыйфасында эшләгән Камил Исхаков чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International