Татарстан Республикасы кунакчыллык илчеләре туры эфирда «Кунакчыллык осталары» туристлык конкурсы турында сөйләячәкләр

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанның туристлык тармагы вәкилләрен 26 гыйнварда 11:30 сәгатьтә безнең Telegram-каналдагы туры эфирга чакырабыз, анда без Татарстан Республикасы кунакчыллыгы илчеләре белән берлектә «Кунакчыллык осталары» туристлык конкурсы турында сөйләячәкбез.

Спикерлар – кунакчыллык илчеләре:

Галина Шәрәфетдинова – Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары берләшмәсе генераль директоры,

Раушания Миңнуллина – Татарстан Республикасы Экскурсоводлар гильдиясе әгъзасы,

Ләйлә Умарова – туристлык менеджеры, «Global Voyage» travel-экспертлар мәктәбе остазы.

Конкурска гаризаны хәзер үк сылтама буенча бирергә мөмкин: https://welcomecup.rsv.ru/competitions

Гаризалар 2024 елның 30 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләр алдындапрофильле остаз табу, үз проектын тормышка ашыру, бушлай уку яки эре тармак компаниясендә эш алу кебек  кызыклы мөмкинлекләр һәм перспективалар ачыла.

Телеграм каналыбызга язылырга киңәш итәбез: https://t.me/tourismRT һәм ВКонтакте - https://vk.com/tourismrt – әлеге мессенджерларда ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге, Татарстандагы туристлык өлкәсе вакыйгалары һәм Россиядәге туристлык эшчәнлек белән бәйле федераль яңалыклар турында оператив мәгълүмат бастырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International