21 гыйнварда «Россия» халыкара күргәзмә-форумында спорт һәм туристлык көне узды

2024 елның 21 гыйнвары, якшәмбе

Чараның тантаналы ачылышында һәм «Спорт һәм туристлык. Үсеш синергиясе» пленар утырышы эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко катнашты.

Пленар сессия темаларының берсе – эре спорт чараларының туристлык үсешенә йогынтысы. Татарстан тәҗрибәсе белән Галина Шәрәфетдинова, Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары берләшмәсе генераль директоры уртаклашты. Аерым алганда, ул масштаблы спорт вакыйгаларының эшкуарлык активлыгын стимуллаштыруы һәм Татарстанда туристлык инфраструктурасы үсешенә йогынты ясавы турында сөйләде.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов журналистларның сорауларына җавап биреп, спорт һәм туристлыкның синергетик хезмәттәшлегенең башлангыч ноктасы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада булды, дип билгеләп үтте. «Спорт вакыйгалары ярдәмендә теләсә кайсы төбәк туристлар агымын арттыра ала, чөнки спорт чаралар өчен инфраструктураны хәрәкәтләндерә, ә туристлар агымының үсеше – кунакханәләр, гомуми туклану һәм күңел ачу инфраструктурасын үстерү», – дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International