Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында сөйләделәр

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

16 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  Ләйлә Фазлыева катнашында «Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары» темасына киң вәкиллекле утырышы булып узды.

Коллегиядә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2023 ел Татарстанның туристлык тармагы өчен истәлекле ел булып тора һәм 2023 ел йомгаклары буенча республикага туристлар агымы 4 миллион кешедән торган тарихи чиген узачак, шул ук вакытта бу соңгы 13 елда Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың туристлык тармагындагы коллегаларның да уртак эше нәтиҗәсе.

Сентябрьдә Татарстанның туристлык потенциалын мөһим вакыйга көчәйтте – Казан федераль университетының Астрономия обсерваториясе ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мирасы объекты дип танылды. Татарстан Республикасы Россиядә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы дүрт объектына ия булган бердәнбер төбәк, бу эштә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең безнең төбәкне үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше бар.

 «2023 ел безнең өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән башлап җибәрелгән «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектында катнашу билгесе белән узды. Татарстан Республикасында илкүләм проектның барлык чараларын уңышлы гамәлгә ашыру – бу без ел буе тырышып эшләгән беренче бурыч. Илкүләм проект кысаларында Татарстан Республикасында 817,4 млн. сум бүлеп бирелгән биш чара тормышка ашырылды», – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Беренче чара –  шәһәр үзәгенең туристик кодын булдыру. Әлеге ярдәм чарасы кысаларында ике шәһәр – Казан һәм Алабуга финанслау алды. Әлеге проектлар кысаларында Казандагы Иске Татар бистәсе һәм Алабуганың тарихи үзәге республика халкы һәм кунаклары өчен тагын да кызыклырак һәм уңайлырак булды. 79 бина һәм һәйкәл яктыртылды, туристлык навигациясе, төп нокталарда җәмәгать санузеллары, арт-объектлар һәм скульптуралар, чаралар үткәрү өчен сәхнә, эскәмияләр һәм башка төзекләндерү элементлары, шул исәптән Татарстан урамындагы 7 нче йортның азагындагы «Иске Татар бистәсе» яктылык инсталляциясе урнаштырылды.

Икенче чара – «СоТворение»  халыкара музыка фестивален үткәрү. Бу 8-9 сентябрьдә Казанда узган һәм Казанның музыка башкаласы статусын торгызган яңа фестиваль.

Өченче чара – Татарстанда сулыклар ярларында пляжлар булдыру һәм үстерү. Конкурс нәтиҗәләре буенча санаторийлар, глэмпинглар, ял базалары территориясендә пляжлар булдыру, берничә муниципаль берәмлектә шәһәр пляжларын төзекләндерү буенча 22 проект хупланды. Татарстанның 13 районында Идел, Кама, кече елгалар һәм күлләр ярларындагы яңа пляжлар 2024 елның пляж сезонына беренче кунакларны кабул итәчәк.

Дүртенче чара – Туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәген булдыру. Мондый үзәкләр төрле белгечлекләр белән өч төбәктә генә булдырылды – Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербург һәм Татарстанда. Безнең үзәктә региональ командаларны туристлык кластерларын проектлау күнекмәләренә өйрәтәләр.

Бүгенге көндә ул туристлык тармагы белгечләрен әзерләү буенча иң югары технологияле үзәкләрнең берсе.

2023 елда Татарстан Республикасыннан, Башкортстан Республикасыннан һәм Самара өлкәсеннән 3 команда укытылды. 2024 елда тагын 21 региональ команда белем алачак.

Бишенче чара –  модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын төзү.

Хисап елында илкүләм проект ярдәмендә шәһәр читендә 229 номерлы 18  ял объекты файдалануга тапшырылды. 2024 елда тагын 13 проект гамәлгә ашырылачак. Бу чара ярдәмендә Казан читендә һәм республиканың 10 районында 176 номер файдалануга тапшырылачак.

«Быел без үз алдыбызга куйган икенче бурыч – «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын үстерү. 2023 елда Бөек Идел юлы төбәкара маршрутына илкүләм туристлык маршрут статусы бирелде. Бу маршрут Идел буеның өч төбәге – Татарстан, Чуашстан һәм Мари Эл буйлап уза һәм Идел буенда яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыра», – диде Сергей Иванов.

Өченче бурыч буларак, туристлык инфраструктурасын үстерү тора, бу юнәлештә кунакханә инфраструктурасының яңа объектларын булдыру буенча актив эш алып барыла.

2023 елда 7 эшкуар Инвестиция советында хуплау алып, аукционнар үткәрмичә ял итү һәм рекреация объектларын урнаштыру өчен җир участоклары алу процедурасына әзерләнә башлады. Бу чара нәтиҗәлелеген күрсәтте, һәм 2023 елда без Инвестиция советына чыгарылган туристлык өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган проектларның рекордлы санын күрдек.

2023 елның сентябрендә Туризм.РФ корпорациясенең директорлар советы утырышы кысаларында Казан марина туристлык территориясенең эшләнгән мастер-планы расланды.

Бүгенге көндә шәхси инвесторларга туристлык инфраструктурасы – кунакханәләр, рестораннар, күңел ачу үзәкләре һәм башка туристлык объектлары төзү өчен тугыз инвестиция лоты бар. 1250 номер булдыру, 21 миллиард сумнан артык инвестиция кертү планлаштырыла.

Дүртенче бурыч – Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен Россия һәм чит ил базарларында актив рәвештә алга җибәрү һәм популярлаштыру.

Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстанның Россиядә 3 эре туристлык күргәзмәсендә катнашуын оештырды. 8 күчмә роуд-шоу һәм туроператорлар һәм турагентлар өчен Татарстанның туристлык потенциалы презентациясен узды. Республикада 191 туроператор һәм 43 журналист кабул ителде. Туристларны җәлеп итү өчен, шулай ук, иң популяр телеканалларда 4 тревэл-тапшыру төшерелде һәм Татарстанга сәяхәтләр турында сөйләүче 7 реклама кампаниясе башланды.

Иң истә калганнары – Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортында җәйге һәм кышкы реклама кампанияләре. Рекламаны Россия буйлап сәяхәт итүче 5 миллионнан артык пассажир күрде.

 2023 елда алга таба күрсәтү буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән зур эш алып барылды. Күп кенә чаралар – күчмә роуд-шоулар, танышу турлары һәм башка активлыклар гамәлгә ашырылды.

Татарстан инде күп еллар рәттән ял итү өчен иң популяр һәм кирәкле юнәлешләрнең берсе булып кала, тагын да яхшырак булыр өчен, республиканың туристлык тармагы алдында торган проблемалы, бигрәк тә югары сезон чорында, номерлар фонды һәм кадрлар персоналы җитмәү кебек мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрнең, шул исәптән экскурсия хезмәтләренең сыйфатын күтәрү өстендә эшләүне дәвам итәргә кирәк.

2023 елда зур эш башкарылды, аның нәтиҗәләре буенча 2024 елга төп бурычлар төгәл билгеләнде:

- «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектында катнашу, эчке һәм читтән керүче туристлыкны үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм эшкуарлык инициативаларына грант ярдәме күрсәтү;

- ттуристлык һәм кунакчыллык өлкәсе предприятиеләрен 2024 елгы халыкара вакыйгаларны уздыруга әзерләү буенча чаралар үткәрү. 2024 елның иң җаваплы чарасы БРИКС илләре саммиты булачак;

- «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын үстерү;

- «Казан марина» проекты өчен инфраструктура булдыру;

- Татарстан Республикасының туристлык продуктын Россия төбәкләрендә һәм дустанә чит илләрдә, мәсәлән: Фарсы култыгы илләрендә, Азия-Тыныч океан төбәге илләрендә алга сөрү;

- авто сәяхәтчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру – М-12 трассасы барлыкка килү белән туристлар агымы бу юл үткән районнарга гына түгел, ә якын-тирәдәге районнарга да артачак.

«2023 ел безгә күп дәрес бирде, без кыюлык белән алга бара алабыз – 2024 елда Татарстан Республикасында Россия Федерациясе федераль үзәге тарафыннан каралган дәүләт һәм республика программаларын, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, һәм без алга баруны дәвам итәчәгебезне төгәл аңлыйбыз. Татарстан туристлык тармагының әйдәп баручы үзәкләренең берсе булып тора, бүген бездә булган туристлар агымы күрсәткечләре бездән берничә гамәл таләп итә: сыйфатлы продукт бирелгәндә артачак бу агымны арттыру өстендә эшләргә кирәк. Бүгенге көндә сыйфат мәсьәләләре республикада тәкъдим ителгән номер фондына, туклануны оештыруга һәм экскурсия продуктының сыйфатына кагыла. Сыйфатны бәяләү механизмнарының берсе – безнең сезнең белән катнашу, ул тәкъдим ителгән туристлык хезмәтләре белән танышу, фикер алышу һәм кире элемтәдән гыйбарәт. Бездән югары сыйфатлы продукт көтәләр, ул гаҗәпләндерерлек, илһам бирерлек, тәэсир итеп, кунакларны республикага янә кире килерлек итәрлек булырга тиеш», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында докладлар белән чыгыш ясадылар:

Роман Лизалин, «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры – ул тизлекле флот белән елга транспорты үсеше турында сөйләде;

Лидия Батюкова, Мари Эл Республикасы спорт һәм туризм министры – төбәкара хезмәттәшлек үсеше турында сөйләде;

Айнур Әгъләмов – Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Мамадыш муниципаль районында туристлык үсеше турында сөйләде;

Зөфәр Гаязов, Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе – кунакчыллык өлкәсендә кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү тәҗрибәсе турында сөйләде;

Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, ул Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елын үткәрү буенча төп чаралар планын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасының туристлык тармагын үстерүгә катнашы булган барлык хезмәттәшләренә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның туристлык потенциалын яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен алда әле зур уртак эш булачагын ассызыклады.

Киң вәкиллекле утырыштан видеотрансляция язмасын сылтама буенча карарга мөмкин: https://rutube.ru/video/92b026619d8b3c15224b82b50101a936/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International