Алдан исәпләүләр буенча, Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанга туристлар агымы 170 меңгә якын кеше тәшкил иткән.
Туристлар һәм республика халкы өчен иң популяр урыннар булып түбәндәгеләр тора:
- Казан Кремле – 168 мең кеше.
- Зөя утрау-шәһәрчеге – 44 мең кеше.
- Бөек Болгар – 8,5 мең кеше.
- Алабуга – 8,5 мең кеше.
- Яңа Кырлай шәһәрендәге Кыш Бабай резиденциясе – 4,5 мең кеше.
Узган бәйрәмнәрдә Алексеевск районы (3 мең кеше) һәм Кукмара районы җәлеп итүнең яңа нокталары булган, ул «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсендә 1 меңгә якын кешене җыйган.
Шулай ук Татарстанның Зеленодольск районындагы Раифа Богородица монастыре да традицион рәвештә популяр урын булып тора, бигрәк тә Яңа ел һәм Рыштуа бәйрәмнәре чорында быел гына да аны 100 меңнән артык кеше килеп караган. 1 гыйнвардан монастырьга керү алдындагы мәйданда ачык һавада «Лёд и свет» боз һәм кар фигураларының Рыштуа фестивале уза. Боз һәм кардан ясалган төрле композицияләргә тагын бер атна сокланып карарга була – 14 гыйнварда 14:00 сәгатьтә фестиваль ябылачак, анда кар һәм боз скульптуралары авторларын бүләкләячәкләр. Республика халкын һәм кунакларын әлеге чарага чакырабыз.
Шулай ук республиканың тау чаңгысы битләүләрендә актив ял итү дә популяр булган. Глэмпингларда һәм ял базаларында шәһәр читендәге ял объектларында югары йөкләнеш булуы билгеләнгән.
Казан һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре берләшмәсе һәм Hotel Advisors компаниясе мәгълүматлары буенча, 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр кунакханәләрнең йөкләнеше 75% тәшкил итә, иң югары даталарда – 90% артык.