2023 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында өч төбәк проекты гамәлгә ашырылды: «Туристлык инфраструктурасын үстерү», «Туристлык продуктларына ирешүчәнлекне арттыру», «Туристлык өлкәсендә идарә итүне камилләштерү», аларга 830,7 млн.сум (РФ – 692,1 млн.сум, ТР – 138,6 млн.сум) күләмендә финанс лимиты каралган иде.
Илкүләм проектлар кысаларында Татарстан Республикасыннан пляжлар урнаштыру һәм төзекләндерү буенча модульле капиталь булмаган чаралар оештыру проектларын тәкъдим иткән барлыгы 49 эшкуар хупланган. Бу ярдәм чарасы хисабына республикада 839 урынга 229 номер, туристларны уңайлы урнаштыру һәм табигатьтә ял итү өчен 21 пляж булдырылган.
Казан шәһәрендәге Иске Татар бистәсенең һәм Алабуга шәһәре үзәгенең туристлык кодын проектлау чаралары нигезендә туристлык навигациясе урнаштыру, архитектура ягыннан яктырту, фотозона һәм арт-объектларны оештыру, җәмәгать санузелларын төзекләндерү, кече архитектура формаларын һәм урам күренешләрен ясау гамәлгә ашырыла.
2023 елның 8-9 сентябрендә Казан шәһәрендә «СоТворение» музыка һәм яңа медиа фестивале уздырылды, анда ике көн эчендә 57 меңгә якын кеше килгән.
2023 елда Казан шәһәрендә «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» ФДБМУ базасында туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәге булдырылды. Әлеге үзәкнең эшчәнлеге кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре җитәкчеләренең һәм туристлык инфраструктурасын булдыруда катнашучы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләренең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән иде. 2023 елда Самар өлкәсеннән, Башкортостан Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан 3 төбәк командасы укулар узган.
2024 елга планнар:
1. «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектында актив катнашу, эчке һәм читтән керүче туристлыкны үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм эшкуарлык инициативаларына грант ярдәме күрсәтү.
2. Туристлык һәм кунакчыллык өлкәсе предприятиеләрен 2024 елгы халыкара вакыйгаларны уздыруга әзерләү буенча чаралар үткәрү.
3. «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын үстерү.
4. «Казань марина» проекты өчен инфраструктура булдыру.
5. Татарстан Республикасының туристлык продуктын Россия төбәкләрендә һәм дустанә чит илләрдә, мәсәлән: Фарсы култыгы илләрендә, Азия-Тыныч океан төбәге илләрендә алга сөрү.
6. 2023 елның 1 июлендә «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 20 апрелендәге 93-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә мәҗбүри аттестация турында таләпләр үз көченә керүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы территориясендә хезмәт күрсәтүче экскурсоводларны (гидларны), гид-тәрҗемәчеләрне аттестацияләү эшен тәмамларга.