Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов якынлашып килүче Яңа ел белән котлый!

2023 елның 31 декабре, якшәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Яңа елга багышланган видеомөрәҗәгатендә туристлык тармагының барлык вәкилләрен, Татарстан Республикасы халкын һәм кунакларын якынлашып килүче 2024 Яңа ел белән котлады!

«Хөрмәтле коллегалар, дуслар, татарстанлылар! Республикабызның туристлык тармагы өчен бик бай булган 2023 ел тәмамлана. Күп кенә якты вакыйгалар булды, без яхшы нәтиҗәләргә ирештек, безнең туристлар агымы югары, һәм «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган күп кенә чаралар узды.

Без республикага килүче кунакларның һәм Татарстан буйлап сәяхәт итүче халкыбызның күргәннәреннән бик канәгать калуларын, аларны һәр җирдә бик җылы каршы алуларын һәм республикага кабат-кабат кайтырга теләүләрен күрәбез. Бу Татарстан Республикасында туристлык тармагының зур казанышы.

Мин 2023 елда күп көч таләп иткән, сыйфатлы һәм эффектив эш өчен барысына да рәхмәт белдерәм. Шунысын әйтә алам: без тагын да күбрәк алга киттек һәм алга таба яхшы киләчәк һәм яхшы планнар бар.

Киләсе ел сезнең өчен уңышлы булсын, күбрәк кунакларны кабул итегез һәм эшегездән күбрәк канәгатьлек хисе алыгыз!» – дип ассызыклады Сергей Иванов үзенең яңа ел мөрәҗәгатендә.

Татарстан Республикасы коллегаларына, халкына һәм кунакларына мөрәҗәгатьнең видеоязмасын ТР Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми битендә әлеге сылтама буенча карагыз: https://t.me/tourismRT/2365.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International