«Россия» халыкара күргәзмә-форумында катнашу өчен экскурсоводлар җыю дәвам итә

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

«Россия» күргәзмә-форумы - илебезнең төрле тармаклардагы казанышлары турында белү, аның мәдәни һәм табигый байлыклары белән танышу мөмкинлеге ул. Күргәзмәдә килүчеләр сыйфатында гына түгел, экскурсовод ролендә дә катнашырга мөмкин.

«Россия» күргәзмәсендә эшләү өчен елдан артык эш тәҗрибәсе булган экскурсоводлар чакырыла. Уку, юл йөрү, яшәү һәм туклану чыгымнары кабул итүче як хисабына гамәлгә ашырыла. Чара кысаларында шулай ук «Россия» күргәзмәсенең «Экскурсовод мәктәбе» белем бирү программасын узу турында сертификат бирү белән укулар узачак.

«Россия» халыкара күргәзмә-форумында катнашуга заявкаларны, шулай ук катнашу шартларына кагылышлы мәсьәләләрне Liliya.Mufazalova@tatar.ru электрон почтасы адресына җибәрүләрен сорыйбыз.

Күргәзмә турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин: https://russia.ru/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International