Бүген Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсендә Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир итәчәкләр

2023 елның 2 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы көнендә ВДНХда «Россия» масштаблы күргәзмә-форумы кысаларында Татарстанның туристлык командасы көне буе кунакларны «Безнең мәдәният/ Россияне хөрмәт ит/ Хисләр таулары» D павильонында каршы ала.

Башкала халкына һәм кунакларына сәламләү сүзе белән ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов мөрәҗәгать итте, шуннан соң татар телендә дәртле җырлар белән күргәзмә кунакларын «Зәкәрия» бию коллективы сәламләде.

Республика туроператорлары вәкилләре килүчеләргә милли интерактив программалар һәм экскурсияләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы Резиденциясенә  әкият сәяхәтләре, елга круизлары һәм Идел буйлап йөрүләр турында сөйлиләр.

Туристларны кабул итү мөмкинлекләрен «Казан Кремле», «Зөя утрау-шәһәре», «Бөек Болгар» һәм Алабуга музей-тыюлыклары директорлары тәкъдир итәчә.

Тәкъдир итү чараларында катнашучыларга Татарстан һөнәрчеләреннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук юлламалар уйнату белән Татарстан шифаханәләре турында да сөйләделәр.

Моннан тыш, килүчеләр татар сувенирларын үз куллары белән ясап  милли республика атмосферасына чумдылар - Татарстан осталары алар өчен дүрт мастер-класс үткәрә:

  • Милли түбәтәй чигү буенча мастер-классларны «Туган авылым» милли комплексы  үткәрә.

Кунаклар милли чигүнең үзенчәлекләре белән таныштылар һәм ахырда үз куллары белән чигелгән татар түбәтәенә ия булдылар.

  • «Абый&Сабый» балалар һөнәр үзәге күн сувенирлар әзерләү буенча мастер-класслар үткәрә.

Кунаклар күн эше серләрен белделәр, Казан җөен күрделәр, табигый тире белән кул эше алымнарын үзләштерделәр һәм үзләренә аксессуарлар ясадылар: «Лалә» брелогы, «Лалә» беләзеге яки «Өчпочмак» акча янчыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International