Индонезиядә һәм Малайзиядә Мәскәү һәм Татарстанның туристлык роуд-шоуы узды

2023 елның 1 декабре, җомга

Безнең зур илебез башкала Мәскәү+ юнәлешен актив үстерә, бигрәк тә  чит ил туристларын Мәскәүгә, өстәвенә тагын Россиянең башка уникаль һәм кызыклы регионнарына  килергә чакырганда - мәсәлән, Мәскәү  + Санкт-Петербург «Ике шәһәр - миллион тәэсирләр», Мәскәү + Төмән - «Рус каникуллары. Россия башкаласыннан Себер башкаласына» һ.б.  маршрутлары  буенча.

 «Бер горизонтның ике башкаласы» маршруты буенча Мәскәү  + Казан маршрутын туроператорларга Джакарта һәм Куала-Лумпур шәһәрләрендә тәкъдир иттеләр. Җирле халык ягыннан Татарстанга кызыксыну бик югары, чөнки бу илләр халкының күп проценты ислам динен тота һәм сәяхәтләре өчен алар хәләл инфраструктуралы илләрне сайлый.

Татарстанда тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында Индонезия һәм Малайзия коллегаларына Айгөл Балахонцева - ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары сөйләде һәм Татарстан туроператорлары белән хезмәттәшлеккә чакырды.

Чара Мәскәү шәһәренең туристлык комитеты тарафыннан оештырылды. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International