30 ноябрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Nordwind Airlines авиакомпаниясенең 15 еллык юбилеена багышланган матбугат конференциясе булды.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты авиакомпания белән реклама-мәгълүмати турлар оештыру кысаларында мөмкин кадәр күбрәк кеше яңа рейслар ачылу турында белсен өчен тыгыз хезмәттәшлек итә - Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләр арасында туры очышлар тагын да күбрәк популярлык җыя һәм пассажирлар агымы үсешенә ярдәм итә. 2021 елдан 2023 елга кадәр чорда авиакомпания ярдәмендә Мурманск, Томск, Грозный, Иркутск, Владикавказ һәм Красноярсктан 54 журналист һәм блогер өчен 6 матбугат туры үткәрелде.
Матбугат турлары нәтиҗәләре буенча 100дән артык басма чыкты, шул исәптән радиода, ТВда, социаль челтәрләрдә туристлыкны җәлеп итәрлек һәм уңайлы юнәлеш буларак тасвирлый торган видеотрансляцияләр һәм турыдан-туры эфирлар.
Матбугат конференциясе кысаларында шулай ук 2023 елда төп партнерларны ташучының очыш программасы үсешенә керткән өлеше өчен бүләкләү тантанасы булды. Nordwind Airlines генераль директоры урынбасары Антон Маттис ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка бүләк тапшырды һәм үзара файдалы хезмәттәшлек нәтиҗәләрен билгеләп үтте.
«Nordwind Airlines авиакомпаниясенең очыш программасы ярдәмендә Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләре туристларына Татарстан Республикасына килү шактый арзанайды. Без инде хәзер үк бу төбәкләрдән килгән кунакларны күрәбез һәм киләчәктә авиакомпания очыш программасын киңәйтәчәк, шулай итеп, республикабызга кунакларны җәлеп итүнең яңа базарларын ачачак һәм безнең ил буйлап сәфәрләр өчен яңа мөмкинлекләр туачак, дип өметләнәбез» -дип ассызыклады Сергей Иванов.
2024 елның язында Якутск - Казан юнәлешендә тагын бер туры очыш ачу планлаштырыла.