ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев җитәкчелегендәге эшче төркемнең РФ Дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы мәсьәләләре буенча чираттагы утырышы узды.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.
Артем Прокофьев, үз чиратында, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында туристлык тармагы мәсьәләләрен карау турында хәбәр итте.