Татарстан белән Удмуртияне төбәкара елга элемтәсе тоташтырачак

2023 елның 22 сентябре, җомга

23 сентябрьдә «Метеор-2020» пассажир судносында ике күрше төбәкнең туристлык потенциалы белән танышу өчен Алабуга - Сарапул - Алабуга маршруты буенча тест рейсы узачак.«Муса Җәлил» метеорында Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы туроператорлары һәм журналистлары рейсның пассажирлары булачак, Алабугадан Сарапулга юл вакыты 4 сәгать тәшкил итә.


Сарапул буйлап экскурсия вакытында Татарстан кунаклары Камадагы борынгы сәүдәгәрләр шәһәренең истәлекле урыннары белән танышачак. Елга пассажирлар ташуының төбәкара үсеше күрше Идел буе төбәкләре арасында елга туристлыгын  популярлаштыруга өстәмә импульс бирәчәк, бу үз чиратында «Бөек Идел юлы» төбәкара маршрутын үстерүгә ярдәм итәчәк.

Бүген Удмуртия вәкилләре Чаллыда сәнәгать туристлыгын үстерү кысаларында «КамаАЗ» ГАҖдә булдылар, шулай ук Алабугада экскурсия вакытында меңьеллык шәһәрнең мәдәни мирасы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International