Татарстан Республикасы туроператорлары игътибарына!
2023 елның 10-11 ноябрендә Ханты-Манси шәһәрендә «ЮГРА-ЭКСПО» күргәзмә комплексында (Ханты-Манси шәһәре, Студентлар урамы, 19) ел саен уздырылучы «ЮграТур 2023» туристлык форумы узачак.
Форум Россия Федерациясе төбәкләренең туристлык ресурсларының җәлеп итүчәнлеген һәм зур потенциалын ачык күрсәтәчәк. Форум уздырылган чорда ел саен махсуслаштырылган туристлык күргәзмәсе узачак.
Сезне «ЮграТур 2023» туристлык форумында катнашырга, шулай ук күргәзмә экспозициясен оештыру мөмкинлеген карарга чакырабыз. Форум Дирекциясе Татарстан Республикасы турбизнесы вәкилләре өчен түләүсез 6 кв. метр җиһазландырылмаган күргәзмә мәйданы бирергә әзер.
«ЮграТур 2023» форумы турында тулырак мәгълүматны сайтта табып була: https://ugratur.ugraforum.ru.
Катнашу мәсьәләләре буенча элемтә өчен зат Артем Әхмәров, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын алга этәрү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, тел.: (843) 222-90-36, e-mail: Artem.Akhmerov@tatar.ru.
Исегезгә төшерәбез, Казан белән Ханты-Мансийскны «Руслайн» авиакомпаниясенең туры авиарейслары тоташтыра. Рейслар атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарыла, билет бәясе 5 000 сумнан башлана.