Татарстан Республикасы 2023-2024 елларга модульле урнаштыру чараларын булдыруга финанслау алды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасына модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга эшкуарларга дәүләт ярдәме күрсәтү өчен өстәмә финанслау бүлеп бирелде. 2023 елда 99,6 млн. сум күләмендә финанслау хупланган,  ә 2024 елда  110,3 млн. сум.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан хупланган инвестицион проектлар исемлеге Татарстан Республикасының Турмстлык  буенча дәүләт комитеты сайтында бастырылган.

Дәүләт комитеты РФ  Хөкүмәтенең  2020 елның 18 сентябрендәге  1492 номерлы карары нигезендә  әлеге проектларның субсидияләр бирүне көйләүче гомуми таләпләргә туры килүе буенча сайлап алу үткәрәчәк. Моның өчен модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга субсидияләр бирүнең  төбәк тәртибе кабул ителәчәк.

 

Хөрмәтле сайтка керүчеләр!

Сезгә сылтамалар буенча ТР Туристлык  буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:

Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT  һәм  ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International