Бүген «Казан» гаилә үзәгендә «СоТворение» халыкара фестивале ачылды

2023 елның 8 сентябре, җомга

Республика халкы һәм кунаклары фестивальгә бушлай  килә ала: 2 көнлек тере музыка, 8 ил-катнашучы, 150дән артык артист бүген һәм иртәгә Һиндстан фольклорыннан һәм рус рогыннан алып Кытай реггисына кадәр төрле музыкаль стильләрне тыңларга килгән тамашачыларны шатландырачак.

«СоТворение»нең быел Казан тормышында гына түгел, бөтен Россия тормышында иң якты мәдәни вакыйгаларның берсе булу мөмкинлеге бар.

Артистларның чыгыш тәртибе белән монда танышырга мөмкин: https://sotvoreniefest.ru/

Казанлыларны, кунакларны, студентларны һәм төрле музыканы яратучыларны «СоТворение» фестиваленә чакырабыз, яңа башкаручыларны ачабыз һәм  вакытны   матур җәйге сезон ахырында бик  күңелле итеп үткәрәбез!

Исегезгә төшерәбез, фестиваль 2022 елның көзендә «Туристлыкны үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча чараны уздыру өчен федераль субсидия алуга Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты конкурсында Татарстан Республикасының җиңүе һәм ярдәме белән үткәрелә.

Фестивальне «Э.Т.А.И.М» яшүсмерләр Казан рок-төркеме «Кино» төркеменең җыры белән ачтылар, ә «Кино» төркеме иртәгә «СоТворение» фестиваленең икенче көнен үзенең чыгышы белән тәмамлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International