Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты «Тамырларга сәяхәт» ХIV республика конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Конкурс проектларын тәкъдим итү вакыты-2023 елның 20 сентябреннән 21 октябренә кадәр.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1) «Татарстан Республикасында кая барырга теләр идем» темасына иң яхшы рәсем.
2) Иң яхшы мәдәни-танып белү маршруты.
3) Туристлык төрләре буенча иң яхшы экскурсия маршруты- бүлекләр буенча:
4) Татарстан Республикасы буенча иң яхшы виртуаль экскурсия.
5) Туристлык өлкәсендә иң яхшы проект.
Конкурс проектында түбәндәге темаларның берсе тәкъдим ителә:
• Татарстан Республикасы муниципаль районына туристларны җәлеп итү;
• Татарстан Республикасының туристлык потенциалын алга этәрү;
• Татарстан Республикасы туристлык өлкәсен цифрлаштыру.
6) Иң яхшы видео -экскурсия.
7) Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында иң яхшы туристлык проекты.
Конкурс проекты түбәндәге темаларның берсенә тәкъдим ителә:
Конкурс дүрт яшь төркемендә үткәрелә:
1) Башлангыч гомуми белем алучы гомуми белем бирү оешмаларында катнашучыларның, укучыларның конкурс проектлары (кече сыйныфлар 1 нче сыйныфтан 4 нче сыйныфка кадәр, 7 яшьтән 10 яшькә кадәр).
2) Төп гомуми белем алучы гомуми белем бирү оешмаларында катнашучыларның, укучыларның конкурс проектлары (урта сыйныфлар 5нче сыйныфтан 9 сыйныфка кадәр, 10 яшьтән15 яшькә кадәр).
3) Урта гомуми белем алучы гомуми белем бирү оешмаларында (10-11 сыйныф) һәм урта һөнәри белем алучы белем бирү оешмаларында (15 яшьтән 18 яшькә кадәр) катнашучыларның, укучыларның конкурс проектлары.
4) Катнашучыларның, югары белем алучы белем бирү оешмалары укучыларының һәм эшләүче яшьләрнең конкурс проектлары (19 яшьтән 25 яшькә кадәр).