Татарстан Республикасы эшмәкәрләре игътибарына – 13 сентябрьдә «Тышкы икътисадый килешүләр: нәрсәгә игътибар итәргә? » дигән темага вебинар узачак.

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

вебинар узачак.

2023 елның 13 сентябрендә 10:00 сәгатьтә  ТР Икътисад министрлыгына буйсынган «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең экспортны яклау үзәге «Тышкы икътисадый килешүләр: нәрсәгә игътибар итәргә?» темасына вебинар үткәрә.

Вебинар кысаларында республикада гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлыкның экспортка юнәлтелгән субъектларына (алга таба - КУЭ субъекты) ярдәм чаралары җентекләп яктыртылачак.

Күрсәтелгән чараларның күбесе эшмәкәрләр өчен бушлай - халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрагентын эзләү, экспорт контрактын озата бару, халыкара маркетплейсларда урнаштыру, уку, бер өлеше уртак финанслау шартларында гамәлгә ашырыла. Экспортка ярдәм үзәге халыкара сертификациягә, маркетинг тикшеренүләре уздыруга, продукцияне

Вебинарга теркәлү МСП.РФ.  платформасында 2023 елның 13 сентябренә кадәр.

Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча белешмә өчен: (843) 222-90-60 ( 272 өстәмә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International