Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәмне Россия Юстиция министрлыгының дәүләт электрон сервисы аша алырга мөмкин

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

«Вправе.рф» хокук порталы аша түбәндә күрсәтелгән хезмәтләрне  алырга була:

  • телефон аша  юрист консультациясен
  • язмача җавапны алу өчен квалификацияле юристларга язмача сорау җибәрергә
  • Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына чираттагы кабул итүгә язылырга
  • иң кирәкле тормыш хәлләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат.

 Түләүсез юридик ярдәм алу һәм актуаль хокукый мәгълүмат алу өчен теләсә кайсы граждан порталдан файдалана алачак.

Моның өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:

  1. Дәүләт хезмәте аша порталның шәхси кабинетында теркәлергә (gosuslugi.ru).
  2.  «Обращение за юридической помощью» бүлеген сайларга һәм «Подать обращение» төймәсенә басарга.
  3. Алга таба үз хәлегездән чыгып.  шәхси мәгълүматны тутырырга.

1 нче адым – түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булган  ташламалы категорияне сайлап алу.

2 нче адым – мөрәҗәгатьнең эчтәлеген, юридик ярдәмнең төрен, сезнең белән хезмәттәшлекнең теләгән форматын күрсәтегез һәм кабул итүгә язылыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International