Казан үзе турында музыка өлкәсендә ЮНЕСКОның креатив шәһәре буларак әйтергә чираттагы мөмкинлек алды. 8-9 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге янында якты халыкара вакыйга - Россия, БРИКС илләре һәм тагын берничә дәүләт арасында үзенчәлекле «мәдәни күпер» булып торучы «СоТворение» фестивале узачак .
Әлеге масштаблы фестивальне оештыру мөмкинлеге Татарстан Республикасы заявкасының 2022 елның көзендә конкурста җиңүе һәм Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының «Туристлык үсеше» дәүләт программасы кысаларында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча чаралар уздыру өчен федераль субсидия алуга булышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килде.
«СоТворение» фестивале казанлыларны һәм шәһәр кунакларын һинд фольклорыннан һәм рус рогыннан алып Кытай реггисына кадәр киң күләмле музыкаль стиль белән таныштырачак.
Хәзерге вакытта артистларның ахыргы составы формалаша, әмма бүген үк инде 8 илдән килгән музыкантлар үзләренең катнашуларын расладылар: Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Мали, Әрмәнстан, Төркия. Бу түбәндәге башкаручылар:
Музыкант, Евровидение конкурсында катнашучы Петр Налич оркестр белән чыгыш ясаячак, моннан тыш, ул музыка белгече һәм музыкаль тәнкыйтьче буларак фестиваль юнәлешләре турында сөйләячәк һәм артистларны тәкъдим итәчәк.
Фестиваль кысаларында татар телендә махсус музыкаль өлеш әзерләнәчәк. Яңа стильле программаны Артур Исламов тәкъдим итәчәк. Шулай ук Казанның «The Road» рок мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаячак.
Фестивальне Россиянең танылган радио алып баручысы Валерий Марьянов һәм Гөлназ Сәфәрова алып барачак.
«СоТворение» ике көн дәвамында «Казан» гаилә үзәге мәйданында узачак, анда тулысынча фестиваль атмосферасына чумарга мөмкинлек бирүче ике сәхнәдән торган катлаулы техник конструкция җыелачак. Музыкаль инструментларның һәм артистларның тавышларының сыйфатлы тере яңгырашы өчен кирәкле уникаль яктылык һәм тавыш җиһазлары куелачак.
Катнашучылар күплеге һәм «СоТворение» программасының төрлелеге быелның Казан тормышында гына түгел, ә бөтен Россия тормышында да иң якты мәдәни вакыйгаларның берсе булырлыгы бар.
Фестивальнең фирма стиле эшләнде, аның нигезенә лалә - татар мәдәниятендә әһәмиятле символ булган яңарту, уяну чәчәге.
Музыкаль стильләрне киң колачлау төрле илләрдән һәм мәдәниятләрдән меломаннар өчен сәнгать һәм музыка тирәсендә берләшү мөмкинлеге тудырырга мөмкин. Идеяләр алмашу өчен платформа булу, мәдәниятара аңлауны ныгытуның һәм талантларның төрлелегенә игътибар җәлеп итүнең бик яхшы ысулы.
Казанлыларны, кунакларны, студентларны һәм барлык музыка сөючеләрне «Сотворение» фестиваленә килергә, үзләре өчен яңа башкаручыларны ачарга һәм җәйге сезонны тәмамлап, вакытны бик матур уздырырга чакырабыз!
Фестиваль турында бөтен мәгълүмат рәсми сайтта: https://sotvoreniefest.ru/.
Фото: Илья Коршунов, Казан 2022 ел