Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Болгар шәһәрендә Белем көненә багышланган чарада катнашты

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының  Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Болгар шәһәрендә яңа уку елы башлануга багышланган чараларда катнашты

1 нче Болгар урта мәктәбенең 33 беренче сыйныф укучысы өчен бүген беренче кыңгырау яңгырады.

Мәктәп укучыларын һәм аларның әти-әниләрен тантаналы линейкада Белем көне белән котладылар, шуннан соң булачак чыгарылыш укучыларына «Белем» Россия җәмгыяте»  бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт мәгърифәтчелек оешмасы «Үз белемең белән бүлеш» федераль проекты буенча махсус дәрес үткәрделәр.

10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен ачык дәрестә Сергей Иванов Татарстанның икътисади потенциалы, ә Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов Спас районы үсеше турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International