Татарстан Республикасы халкына һәм кунакларына хәбәр итәбез, 25 августтан Ульяновск һәм Казан шәһәрләре арасында Идел елгасы буенча яңа рейслар эшли башлады.
Ике төбәк башкалалары арасында рейслар яңа заманча - «Метеор-2020» «Муса Җәлил» судносында башкарыла, ул 2023 елда А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында төзелгән. Суднода пассажирлар өчен уңайлы шартлар тудырылган: салон эчендә юллар киңәйтелгән, багаж саклау өчен урыннар бүлеп бирелгән, Wi-Fi бар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен барлык шартлар каралган.
Метеор атнага өч тапкыр йөри: җомга, шимбә, якшәмбе:
Казаннан 08:00 дә китә Ульяновск шәһәренә 12:00 дә килеп җитә,
Ульяновсктан Казанга 13:00дә китә һәм 17:00дә килеп җитә.
Юл вакыты 4 сәгать тәшкил итә.
Өлкән пассажир өчен билет бәясе бер якка 1500 сум, 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылары өчен бер якка 1000 сум, 5 яшькә кадәрге балалар өчен юл йөрү бушлай.
Билетларны Казанның Елга порты кассаларында (белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 233-08-08) яки алдан туроператорлык компанияләрендә сатып алырга мөмкин.
Ульяновск шәһәренә билетлар һәм турлар сатучы Татарстан Республикасы туроператорлары:
1. Туристлык-мәгълүмат үзәге
Сайтта онлайн сатып алу: https://kazantravel.ru/kazan-ulianovsk
Тел.: 8 (927) 033-11-33; 8 (843) 267-61-16
E-mail: office@kazantravel.ru
2. Казан шәһәренең экскурсия үзәге
Сайтта онлайн сатып алу: https://kazantrip.ru/excursion/na_meteore_v_ulyanovsk
Тел.: 8 (800) 2222 161
E-mail: ex@kazantrip.ru
3. Буревестник
Бронь салу өчен телефон.: 8 (927) 427-72-70
E-mail: info@tourist-kazan.ru
Ульяновск шәһәренә «Муса Җәлил » метеорында 1, 2, 3, 8, 9, 10 сентябрьдә барып булачак