Мәскәүдә туристлык үсешенең стратегик сессиясендә 2030 елга кадәр үсешнең төп юнәлешләрен билгеләделәр

2023 елның 29 августы, сишәмбе

РФ Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Михаил Мишустин җитәкчелегендә туристлыкны үстерүнең стратегик сессиясе булды. Хөкүмәт вәкилләре, тармак берләшмәләре, бизнес һәм төбәкләр 2030 елга кадәр эчке һәм тышкы туристлыкны  үстерү буенча беренче чираттагы бурычларны билгеләде.

Стратегик сессиядә профильле ведомстволар, эксперт җәмгыяте һәм субъектлар башлыклары катнашты. Алар арасында - Татарстан Республикасының  Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Россия туриндустрия берлеге президенты Илья Уманский, Россия туроператорлары ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе, рестораторлар һәм отельерлар федерациясе президенты Игорь Бухаров, «Cosmos Hotel Group» вице-президенты Анна Кувайцева, «Мантера» компанияләр төркеме бенефициары Александр Ткачев, «КАВКАЗ.РФ» акционер җәмгыяте генераль директоры Андрей Юмшанов, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация генераль директоры Александр Исаевич.

 «Туристлык өлкәсе потенциалы бик зур, без амбицияле проектларны гамәлгә ашыруга керештек. Беренчел фаразлар буенча, дәүләт ярдәме инструментлары ярдәмендә, без асылда тулаем эчке продуктка туристлык өлешен икеләтә арттыра алачакбыз, 5% ка кадәр диярлек. Туристлык зоналары үсеше территориаль планлаштыруның төбәкара схемасын исәпкә алып бара, бу схема туристлар агымын билгеләргә, сорау һәм тәкъдимнәр балансын, шулай ук һәр төбәктә туристлыкны үстерү буенча төп адымнарны исәпләргә мөмкинлек бирде», – диде «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проектын җитәкләүче, вице-премьер Дмитрий Чернышенко .

РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников тармакны үстерергә мөмкинлек бирәчәк карарлар турында сөйләде. Министрлык бәяләвенчә, туристлыкны үстерү потенциалы 2030 елга кадәр 140 млн туристлык сәфәре. Шулардан 53 млн - яңа сәфәрләр.

 «Бизнес, экспертлар, төбәкләр белән бергә туристлыкта тәкъдимнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән алты төп приоритетны билгеләделәр. Беренчесе - номерлар фондын үстерү. Агымдагы номерлы фонд 73 миллион туристны кабул итә. Ел әйләнәсе инфраструктураны үстерүне исәпкә алып, 2030 елга гамәлдәге кунакханәләр өстәмә 21 миллион турист кабул итә алачак. Шуның белән бергә ел буенча 52% ка уртача  тулылыкка чыгабыз, бу кунакханә хуҗаларының уңышсыз эшенең минималь дәрәҗәсе булып тора», – дип ассызыклады  Максим Решетников.

Туристлык тармагы үсешенең зур потенциалы тематик күңел ачу парклары, тау чаңгысы һәм диңгез курортлары үсешенә салынган. Бу өч категория  2030 елга 21 млн яңа турист җәлеп итәчәк, тагын 32 млн яңа турист барлык  төбәкләрдә булган җәлеп итү нокталарын үстерү хисабына тәэмин ителәчәк.

Стратегия өстендә эшләүдә барлыгы 100 дән артык эксперт катнашты. Стратегик планлаштыру, логистика, инфраструктура, урнаштыру чаралары, кадрлар, керү туристлыгы һәм норматив тәэмин итү буенча сигез эш төркеме булдырылды.

Стратегик сессия нәтиҗәләре буенча Премьер-министр Михаил Мишустин хакимиятнең тармак органнарына туристлык тармагының динамик үсешенә ярдәм итәчәк һәм транспорт, сәнәгать, сәүдә кебек мөһим өлкәләргә этәргеч бирү өчен төгәл һәм аңлаешлы гамәлләр эшләргә кушты. « Туристлыкны үстергәндә яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, өстәмә инвестицияләр җәлеп ителәчәк, ә иң мөһиме – Россия төбәкләренең  икътисады ныгыячак», - дип ассызыклады Хөкүмәт Рәисе.

 

Фото: Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International