Татарстан Республикасы экскурсоводлары игътибарына!
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 20 апрелендәге 93-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә экскурсоводлар (гидлар), гид-тәрҗемәчеләр 2024 елның 1 июленә кадәр аттестациясез эшчәнлекләрен дәвам итәргә хокуклы.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 225 экскурсовод аттестацияне уңышлы узды. Аттестацияләнгән экскурсоводлар турында мәгълүмат Экскурсоводларның (гидларның) һәм гид-тәрҗемәчеләрнең бердәм федераль реестрына кертелгән (https://knd.gov.ru/licenses-registry).
Аттестация узу тәртибе турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында сылтама буенча урнаштырылган. https://tourism.tatarstan.ru/attestatsiya-ekskursovodov-gidov-i-gidov-6532729.htm. Аттестация узу сораулары буенча (843) 222-90-55, (843) 222-90-39 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә.
Түбәндә аттестациягә әзерләнгәндә иң киң таралган «Татарстан Республикасы күрсәткечләре буенча миңа кайда актуаль статистика табарга?» дигән сорауларның берсенә җавап бирәбез.
Татарстанның социаль-икътисадый хәле турында актуаль статистик мәгълүматлар белән сылтамалар буенча Татарстанстат сайтында танышырга мөмкин https://16.rosstat.gov.ru/statistic, https://16.rosstat.gov.ru/publication_collection.