Россиянең күрше шәһәрләре буйлап кыска сәяхәтләр идеяләре - гади, уңайлы һәм аңлаешлы

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

2023 елның 1 августында «Туристлык  һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты ярдәмендә «Ялларда күрше шәһәрләргә чыгыгыз» коммуникация кампаниясе старт алды, аның ярдәмендә Россия буйлап сәяхәт итү җиңелрәк һәм уңайлырак була бара.

Бөтен ил буйлап мавыктыргыч сәяхәт өчен яңа маршрутлар - сити-брейклар барлыкка килә. Бу күрше шәһәрләр буйлап кыска сәяхәтләрнең яңа форматы, ул берничә көн эчендә дә яхшы ял итәргә, матур локацияләрне күрергә, тәмле ризыклар татып карарга һәм күп кенә  шәп фотосурәтләр ясарга мөмкинлек бирә.

Маршрутлар Russia.Travel порталында 7 географик зонага бүленгән: Үзәк Россия, Көньяк, Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш.

Шулай ук 2-3 көнлек автосәяхәт вариантлары да бар.

Маршрутлар тасвирламасында йөрү урыннары, матур фото, истәлекле урыннар, балалар белән йөрү урыннары, актив чаралар һәм күңел ачу урыннары, җирле сувенирлар һәм затлы ризыклар турында мәгълүмат бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International