Бүген Татарстан Республикасында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысасында «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Туристлык өлкәсендә идарәне камилләштерү» федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәген (алга таба - Үзәк) тантаналы ачу булды.
Үзәк базасында туристлык территорияләрен үстерү проектларын эшләүгә юнәлдерелгән төбәк командаларын әзерләү гамәлгә ашырылачак. «Туристлык территорияләрен үстерү идарәсе: проект алымы» дигән һөнәри әзерлек программасы буенча беренче төркем- Самара өлкәсе, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы командалары укыячак.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туристлык тармагында һөнәри әзерлек программасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте: «Безнең алда туристлык территорияләрен үстерү буенча яңа компетенцияләр алырга мөмкинлек бирәчәк алты кызыклы модуль. Безнең илдә инде күп объектлар илкүләм проект кысаларында акча җәлеп итеп төзелгән. Зур оештыру эшләре өчен университеттан коллегаларыбызга рәхмәт белдерәм, без аны бергә эшләдек һәм хәзер үк безнең илдә булган тәҗрибәне, Россия төбәкләрендә зур кызыклы һәм уңышлы проектлар булдыру, туристлык инфраструктурасы үсеше һәм ил буйлап сәфәрләр саны арту өчен, программада катнашучыларның барысына да җиткерә алачакбыз, дип ышанам.».
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов билгеләп үткәндә, мондый укыту проекты инде күптән планлаштырылган һәм хәзер аны гамәлгә ашыруның беренче программасында университетның укытучылар составының да, программаның беренче тыңлаучыларының да әһәмиятен һәм җаваплылыгын ассызыклады.
«Туристлык тармагы бик күпкырлы, икътисади яктан табышлы. Сез барыгыз да эш урыннарыгыздагы белгечләр, җитәкчеләр һәм үз эшегезнең профессионаллары. Без сезне университетыбызда кабул итәргә шатбыз һәм уку өчен барлык шартларны тудырырга әзербез, үзебез дә сезнең белән укыячакбыз. Бүген без иң иҗади укытучыларны укытуга җәлеп иттек һәм киләчәктә «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча укыту программаларына кирәкле укытучылар составын чакыру өчен уку процессында сезнең тәкъдимнәрегезне тыңлаячакбыз. Уку нәтиҗәләре буенча без киләчәктә укуны оешкан төстә тәмамлап һәм туристлык инфраструктурасын үстерүдә проектларны тиз арада тормышка ашыра торган туристлык җәмәгатьчелегенең нәтиҗәле үзәге барлыкка килер дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте уку-чыларга мөрәҗәгатьтә университет ректоры Рафис Борһанов.
Укулар турыдан-туры ( очно) үткәреләчәк, программа 470 сәгатькә исәпләнгән, беренче төркемне укыту декабрьдә тәмамланачак, тыңлаучылар составына Россиянең өч төбәге вәкилләре керә. Киләсе елның гыйнварыннан Россиянең башка төбәкләреннән тагын җиде төркем укый башлаячак.
«Уку барышында территориаль үсеш белән бәйле дисциплиналар булачак, мастер-планнар формалаштыру, беренче чиратта, грамоталы техник бирем төзү мәсьәләләре тикшереләчәк. Безнең алда бизнесменнарны һәм түрәләрне техник биремне дөрес төзергә генә түгел, башкарылган эшләрне дә кабул итү бурычы тора. Финанс модельләштерүе белән бәйле зур блок укытылачак, шулай ук инженер-техник чишелешләр, территорияне төзекләндерү белән бәйле проектны эшләтеп җибәрүгә багышланган блок та юридик мәсьәләләр буенча, шулай ук туристлык өлкәсендә цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча белем алачаклар», - дип ассызыклады Аделия Павлова – икътисад фәннәре докторы, профессор, уку эше һәм цифрлы трансформация буенча проректор, Россия маркетологлары гильдиясе әгъзасы, Адизес менеджменты Академиясенең сертификацияләнгән укытучысы, үзгәрешләр белән идарә итү һөнәри ассоциациясе әгъзасы.