Татарстанның елга ярларында урнашкан төп туристлык үзәкләре – Болгар, Зөя утрау шәһәре, Алабуга һәм Тәтеш. 2023 елның беренче җиде аенда үсеш узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда уртача 18% тәшкил итте.
Туристлар агымының артуы Казаннан су аша барып җитү мөмкинлекләренең артуы белән бәйле
«Бүген без республика җитәкчелегенең яңа суднолар төзүгә, инфраструктураны яңартуга зур акчалар кертүен күрәбез һәм бу, әлбәттә, туристлык үзәкләренә бару өчен елга транспортыннан файдаланган туристлар санына шунда ук тәэсир итә», - дип билгеләде ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Навигациянең беренче ике аенда (май-июнь) су буйлап экскурсия-йөрү линияләре аша Зөя утрау шәһәренә узган ел белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк турист килгән, утрау- шәһәргә кергән суднолар саны югарыда күрсәтелгән чорда 30дан 102гә кадәр арткан.
Идел һәм Казансу елгалары буйлап йөрергә Казанның Елга портыннан һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы причалдан китәргә мөмкин.
Шулай ук Казаннан шәһәр яны елга транспорты Зөя утрау шәһәренә, Болгар, Тәтешкә кадәр йөри. Эчке елгаларда пассажир ташуларын үстерү республиканың башка истәлекле урыннарга бай Кама Тамагы, Югары Ослан, Чистай, Мамадыш, Лаеш, Балык Бистәсе. районнарын да туристлык әйләнешенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык проектын үстерү кысаларында елга буенча төбәкара пассажирлар йөртүне торгызу буенча эш алып барыла:
- июнь аенда Казаннан Чебоксарга ял көненең 2 көнлек туры эшли башлады: узган елдагы кебек үк шәһәрләрне «Валдай 45Р» судносы рейслары тоташтыра, 3 суднода июньнән 8 832 пассажир ташылган;
- Ульяновск – Казан маршруты буенча яңа «Метеор-2020»дә яңа турпродукт эшләнә.
Матбугат конференциясенең язмасын сылтама буенча карарга мөмкин.