Екатеринбургта EXPOTRAVEL-2023 халыкара туристлык күргәзмәсе узачак

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

2023 елның 6 һәм 7 октябрендә Екатеринбургта Халыкара сәүдә үзәге мәйданчыгында EXPOTRAVEL-2023 халыкара туристлык күргәзмәсе узачак, ул традицион рәвештә көзге-кышкы туристлык сезонын ача.

Ел саен күргәзмәдә 120дән артык экспонент катнаша һәм күргәзмәне 6 000нән артык кеше карый. 

Чараның даими катнашучылары-   Урал федераль округының әйдәп баручы туристлык компанияләре, Россиянең, якын һәм ерак чит илләрнең эре туроператорлары, чит илләрнең туристлык вәкиллекләре, авиакомпанияләр һәм кунакханәләр. Күргәзмәнең традицион эшлекле программасында туристлык бизнесының актуаль мәсьәләләре буенча конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр, илләр һәм төбәкләр презентацияләре, мастер-класслар һәм воркшоплар.

EXPOTRAVEL-2023 күргәзмәсе рәсми рәвештә Россия туриндустрия берлеге, Свердловск өлкәсе Хөкүмәте, Екатеринбург шәһәре администрациясе, Урал туристлык ассоциациясе тарафыннан хуплана һәм Россиядә иң эре  төбәк туристлык күргәзмәсе дип таныла.

Күргәзмәне Россия туриндустрия берлегенең Урал бүлеге оештыра. Белешмәләр һәм элемтә өчен телефон: 8 (343) 379-38-48, e-mail: direct@uat1996.ru.

 

Хөрмәтле сайтка керүчеләр!

Сезгә сылтамалар буенча ТР Туристлык  буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:

Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT  һәм  ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt..

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International